«Сәламәт яшәү рәвеше» термины еш кулланыла, әмма бәхәсле булып кала. Сәламәт яшәү рәвешенең иң гади билгеләмәсен түбәндәге формулага китерергә мөмкин: «бу кешеләрнең үз-үзләрен тотышында һәм эшчәнлегендә, аларның сәламәтлекләренә яхшы йогынты ясый торган нәрсә». Җәлил картлар йортының тәрбияче Гаязетдинова Р.Р. сәламәт яшәү рәвеше темасына лекция укыды.
Максаты: интернат-йортта яшәүчеләрнең сәламәт яшәү рәвешен һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Коронавирус пандемиясе чорында сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? Бу-сәламәт туклану, физик активлык, спорт, чыныгу, йокы режимын һәм көн режимын үтәү, шәхси гигиена, үз хис-тойгылары белән идарә итә белү һәм бәйлелектән баш тарту (тәмәке, алкоголь һ.б.). Бу кагыйдәләрне үтәү-организмның шактый нык формада булуына нигез булып тора. Ул чакта теләсә нинди проблемалар җиңелрәк кичерелә. Сәламәтлекләре белән проблемалары булган кешеләр ешрак һәм авыррак чирли. Кешелэргә бу инфекцияне җиңелрәк кичерү өчен организмыңны яхшы формада тоту мөһим.
Шулай ук социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга әгәр дә аларның каршы күрсәтмәләре булмаса, алар коронавируска каршы вакцинация уза алачаклар икәнен хәбәр ителде.