ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Пластилиннан могҗизалар" программасы кысаларында 2021 нче елның  27 нче гыйнвары көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Сунеева хезмәт кабинетында «Кыш» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: вак моториканы, иҗади һәм танып-белү фикерләвен үстерү, хезмәт сөючәнлекне формалаштыру һәм үстерү.

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Йомык даирәдән чыгу» клубында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар арасында «Бәйлелек» методикасы ярдәмендә төркемле психиагностика үткәрде. Максаты: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне өйрәнү.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан социаль карамакта торучы өлкәннәргә социаль хезмәткәрләр төрле чаралар уздырдылар. Тематик китаплар укыдылар, Ленинград халкының һәм саклаучыларның сынаулары турында әңгәмәләр үткәрделәр, онлайн-музейда булу 45 өлкән кешенең шәхси истәлекләрен яңартты. Чарада катнашучыларның барысы да тынычлыкны саклау һәм милләтара ызгышларга юл куймау кирәклеге турындагы фикердә бердәм булдылар.

 

27 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан белгечләр социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати танып-белү чарасы үткәрделәр.

27 нче гыйнвар Ленинград камалышын өзү көне буларак билгеләп үтелә. 1944 нче елда бу көн ленинградлыларның ныклыгы һәм рух көче җиңүе белән истә калды.

2021 нче елның 27 нче гыйнварында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Гөлшат Салахова һәм Олеся Хәмидуллина Балтач урта мәктәбе базасында 8-б сыйныф укучылары өчен Ленинград камалышын өзүгә 77 ел тулуга багышланган шөгыль үткәрделәр. «Таня Савичеваның камалыш көндәлеге» шөгыле балаларда мәрхәмәтлелек, батырлык, бердәмлек һәм патриотизм хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

27.01.2021 г. тәрбияче Косолапова Е.А. блокаданы өзү көненә багышланган «бу Ленинград шәһәрен хәтерлә»дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде.

     «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында 27 гыйнвар көнне Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясендә тематик чара үткәрелде. Аны тәрбия эшләре буенча урынбасар Р. А. Горшкова, тарих укытучысы Л. В. Сөнгатуллина, «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы А. Г. Минвәлиева оештырдылар.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «тугандаш халыкларның бердәм гаиләсендә " дигән акция старт алды»

Югары Осланның интернат-йортында Ленинград блокадасын өзүгә багышланган «Ленинград шәһәре» дигән радиотапшыру узган

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International