"Блокадалы икмәк" Бөтенроссия акциясе кысаларында 2021 нче елның 27 нче гыйнварында Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Горшкова Роза Аркадий кызы, тарих укытучысы Сөнгатуллина Лилия Вакыйф кызы, Балык Бистәсе муниципаль районында “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Минвәлиева Әнисә Галимулла кызы катнашында «Блокадалы икмәк» акциясе үткәрелде.
Акциянең максаты-Ленинград блокадасындагы тыныч халыкның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклап калу. Акциянең төп символы 125 граммлы икмәк кисәге булды, алар балаларга блокада чорында тәүлеклек нормасы күләмен аңлау өчен күрсәтелде.
Балаларга "Блокадалы икмәк" нең кисәкләре-ул Бөек Ватан сугышының героик һәм фаҗигале вакыйгалары, ленинградлыларның батырлыгы һәм ныклыгы безнең хәтер, диеп анлатылды.
Акциядә 35 кеше катнашты.