2021 нче елның 27 нче гыйнварында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Гөлшат Салахова һәм Олеся Хәмидуллина Балтач урта мәктәбе базасында 8-б сыйныф укучылары өчен Ленинград камалышын өзүгә 77 ел тулуга багышланган шөгыль үткәрделәр. «Таня Савичеваның камалыш көндәлеге» шөгыле балаларда мәрхәмәтлелек, батырлык, бердәмлек һәм патриотизм хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Белгечләр Ленинград камалышы турында әңгәмә үткәрделәр, аның барышында яшүсмерләрнең «тарих битләре» турында хәбәрдар булуын ачыкладылар. «Камалыштагы Таня Савичеваның көндәлеге» фильмын караганнан соң укучылар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Балалар күргәннәреннән бик нык тәэсирләр алдылар, алар Ленинград камалышында яшәүчеләр өчен чын күңелдән борчылдылар. Яшүсмерләр дөньяны саклау, дус яшәү, кеше кыйммәтләрен ныгытуда бердәмлек кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.