Күп еллар элек, без әле дөньяда булмаган вакытта, Ватаныбызга фашистлар Германиясе хөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы башлана. Бу каты сугыш була. Ул һәр йортка күп кайгы һәм хәсрәт алып килде.
Ел саен 27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. 1944 елда бу көнне Нева шәһәрендә 872 көн дәвам иткән шәһәрнең героик оборонасы тәмамлана. Немец гаскәрләре шәһәргә керә алмый, аның сакчыларының каршылыгын һәм рухын сындыра алмый.
27 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан белгечләр социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати танып-белү чарасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар шул куркыныч һәм аяусыз сугыш вакытында Ленинград шәһәрендә яшәүчеләргә нинди авыр сынаулар кичерергә туры килүен искә төшерделәр.
Дәрес барышында балалар ленинградлыларның туган шәһәрләрен дошманга бирмәс өчен көрәшүләре турында мәгълүмат алдылар. Куркыныч сынауларга карамастан камалыш вакытында шәһәрдә заводлар, фабрикалар, музейлар эшли, эстрада театры һәм ленинград радиосы үз эшчәнлеген туктатмый.
Балалар да үз көчләрен сынап, “Снаряд ыргыту”, “Кәгазь авиация”, “Переправа” һ. б. ярышларда катнаша алдылар.
Блокада темасына багышланган әлеге чара социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларда онытылмас тәэсир калдырды, аларга үз тормышлары турында уйланырга, буыннар тәҗрибәсен өйрәнергә, аңларга һәм анализларга мөмкинлек бирде.