Пластилиннан әвәләп ясау-бик күңелле һәм бала өчен файдалы шөгыль. Ул иҗади фикерләү өчен җавап бирә, кулларның вак моторикасы яхшыра, нерв системасы тотрыклана. Балада форма һәм төс турында төшенчә формалаша, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллау киңәя.
"Пластилиннан могҗизалар" программасы кысаларында 2021 нче елның 27 нче гыйнвары көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Сунеева хезмәт кабинетында «Кыш» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: вак моториканы, иҗади һәм танып-белү фикерләвен үстерү, хезмәт сөючәнлекне формалаштыру һәм үстерү.
Төркем дәресе миләш ботагында пластилин - кардан ясалган картиналар күрсәтү белән башланып китте. Балаларга кош-кортны һәм агач ботагын танырга, аларны кайда күрүләре турында сөйләргә, композиция өчен кирәкле төсләрне сайларга тәкъдим ителде. Аннан соң хезмәт буенча инструктор тарафыннан куркынычсыз эш алымнары һәм әвәләп ясаган вакытта куркынычсызлык техникасы, пластилин белән эшләү техникасы аңлатылды, эш барышы күрсәтелде. Эш барышында дәрестә катнашучылар тәгәрәтү, тарату, җебетү, тартылу, юу кебек техник алымнарга ия булдылар. Һәркем үзенең фантазиясен, игътибарлылыгын, карашын һәм иҗади фикерләвен күрсәтте.