Иң матур һәм романтик бәйрәмнәрнең берсе бөтен дөньяда 16 йөз елдан артык билгеләп үтелә. Гашыйклар көнен әле Изге вәли көне дип тә атыйлар. Без интернат-йортта да ел саен бу бәйрәмне билгеләп үтәбез. Әмма бераз башка форматта. Без бу көнгә йөрәк рәвешендә кул эшләре әзерлибез, шул рәвешле бер-беребезгә карата мәхәббәтебезне белдерәбез: хезмәткәрләр үз карамагындагыларга, ә әбиләр һәм бабайлар аларны тәрбияләп һәм карап торучыларга рәхмәтләрен белдерәләр. Быел арт-терапия түгәрәгендә алар белгечләр белән бергә йөрәк рәвешендәге матур шкатулкалар ясадылар, йөрәк формасында кул эшләре ясадылар. Эшләрен бик яратып ясадылар, шуңа күрә бик матур килеп чыкты.