Очучы модельләр төзү – "зур авиациягә" беренче адым, дип саный «Авиамодельләштерү " түгәрәге җитәкчесе Альберт Ирек улы. Балалар өчен бу дәрес мавыктыргыч уен гына түгел, ә булачак һөнәрне дә билгеләү булып тора. Пенопласттан модельләр ясау барышында яшүсмерләр төрле технологик күнекмәләр алдылар, очу аппаратларының конструкцияләре, аэродинамика һәм ныклык нигезләре белән таныштылар, «парашютлар»ны эшләтеп җибәрү белән экспериментлар үткәрделәр. Кече мәктәп укучыларына үз куллары белән оча торган модель – «чын самолет кебек» ясау, аны эшләтеп җибәрү, ягъни «авиация»дә уйнау мөмкинлеге бирелә.