Бөгелмәнең «Ялкын» социаль приютында «Мәгълүмати навигатор» программасы буенча коррекция дәресе узды.

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Деградация контентын ябу, тәрбияләнүчеләрне интернет челтәренең тискәре йогынтысыннан саклау максатыннан педагоглар яшүсмерләрне компьютер уеннарының зарарлы нәтиҗәләре белән таныштырдылар, компьютер, интернет белән бәйлелек төшенчәсен ачтылар.

    Барлык катнашучылар да ике төркемгә бүленделәр. Шуннан соң беренче төркемгә компьютер белән бәйле, ә икенчесенә бәйле булмаган кешене ясарга тәкъдим ителде. Аннан соң балалар нинди үзлекләргә ия булулары, рәсемнәр арасында аерма нидә булуы турында фикер алыштылар, уен  аша бәйлелек симптомнарын ачтылар.

  Ахырда компьютер артында даими утыру тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дигән нәтиҗә ясалдылар. Күп утырган очракта күрү сәләте төшә, артык авырлык барлыкка килә һәм терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Иң куркынычы компьютер уеннарыннан -уен бәйлелеге барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International