Халыкара туган тел көне.

2021 елның 20 феврале, шимбә

Халыкара туган тел көне.

Ел саен 21 февраль көне Халыкара туган тел көне итеп билгеләнә. Телдән башка дөнья була алмый. Шул уңайдан, 2021 елның 20 февралендә, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” узәгенең гаилә һәм балалар белән эшләүче бүлеге белгечләре, Халыкара туган тел көненә багышланган чара үткәрделәр. Чара барышында балаларга халыкларның төрле илләрдә 6 мең телдә сойләшүләре турында, һәр милләтнең үз мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, һәм теле булуы әйтелде. Шуңа күрә, үз телеңне белү, аны баету, саклап калу бик мөһим. Балалар төрле конкурсларда, викториналарда күтәренке кәеф белән актив катнашып, үзләренә файдалы мәгълумат алдылар, чарадан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International