Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина “Гомуми эш” гомумроссия проектыннан “8 Март” документаль фильмын карау һәм фильм буенча сөйләшү үткәрде. Максат: балаларның игътибарын алкоголь куллану проблемаларына җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен сайлау, алкоголь куллануга китерергә мөмкин булган шәхси һәм социаль проблемаларны хәл итүдә ярдәм итү.
Дәрес башында белгеч балалар белән алкогольнең зыяны, алкогольгә бәйлелеккә каршы мөмкин булган барлык чараларны күрергә кирәклеге, яшь буын - ул безнең өмет, безнең киләчәгебез икәнлеге турында сөйләште. Соңыннан белгеч балалар белән «8 Март» дип исемләнгән фильм карадылар һәм фикер алыштылар. Караганнан соң балалар хатын-кызлар организмына алкогольнең тизрәк, тупасрак тәэсир итүен, ә нәтиҗәләре, кагыйдә буларак, кызганыч булып чыгуын белмәүләрен әйттеләр. Чөнки кызлар-ул булачак әниләр. Алкогольле бәйлелек аларның сәламәтлегенә дә, булачак сабыйның сәламәтлегенә дә зыян китерәчәк.
Дәрес ахырында белгеч балалар белән нәтиҗә ясадылар-спиртлы эчемлекләр сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге тормышта уңышлы кеше булырга теләсәң сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.