«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен “Халык әкиятләре көне” дигән бәйрәм чарасы оештырылды. Үзәк балалары Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында тамаша алдылар. Милли костюмнар күрсәтелде.
Балалар зур кызыксыну белән әкият дөньясына кереп киттеләр. Ял уеннар, биюләр һәм музыка белән үрелеп барды.