Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау кысаларында «Төтен нәрсә белән куркыныч? Зыян күрүчегә беренче ярдәм» дигән дәрес. Алексеевск районындагы «Забота» приюты.

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 2 мартында «Забота» приютында тәрбияче Якупова В. Т. мәктәп яшендәге 14 кеше белән янгын куркынычсызлыгын профилактикалау кысаларында «Төтен нәрсә белән куркыныч? Зыян күрүчегә беренче ярдәм» дигән дәрес үткәрде.

Максат: тәрбияләнүчеләрне янгын чыккан очракта дөрес эшләргә өйрәтү, балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, янгын чыкканда аларны куллану күнекмәләрен булдыру.

Бурычлары:

-Янгыннарның төп сәбәпләре, беренчел янгын сүндерү чаралары белән таныштыру;

-Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өйрәтергә;

-Иҗади эшчәнлеккә һәм әхлакый тәртипкә әзер шәхес тәрбияләү.

Уку чараларында балалар янгын вакытында кешеләрнең үлүе, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында статистик мәгълүматлар белән, сак эш таләп итә торган предметлар белән таныштылар,балалар шаяруларының, ут белән уеннарның нәрсәгә китерүен белделәр. Чара шулай итеп, балаларга кызык кына түгел, ә иң мөһиме-алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә калдырсын өчен төзелде. Әңгәмә барышында янгын чыгу сәбәпләре, янгын сүндерү чаралары һәм янгын чыккан вакытта гамәлләр, үзеңне төтеннән ничек саклап калу турында фикер алыштылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү турында видеоролик кызыксыну уятты. Балаларның белемнәрен тикшерү өчен янгын куркынычсызлыгы буенча викторина үткәрелде, шулай ук балалар кызыксынып фикер алышкан уен ситуацияләре тәкъдим ителде. Аннан соң алар янгын һәм ут турында мәкальләр һәм әйтемнәр җыйдылар. Чара ахырында балалар янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен ныгыттылар, чараның төп соравына җавап бирделәр.

Тәрбияләнүчеләр янгыннан саклануның төп ысулы-аның сәбәбе  үзең булырга тиеш түгел дигән нәтиҗә ясадылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү сәламәтлекне һәм тормышны сакларга ярдәм итәчәк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International