Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен «Бүләккә сувенирлар» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны капчык материалы белән эш итү техникасы белән таныштыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү ихтыяҗын канәгатьләндерү.
8 Март бәйрәме алдыннан һәркем туганнарын яки дусларын гадәти булмаган һәм оригиналь бүләкләр белән сөендерәсе килә. Ә үз кулларың белән ясалган сувенирлар оригиналь бүләк булып санала һәм алар күпкә отышлырак. Кулдан ясалган сувенирларны бүләк иткән кешене рәхмәт һәм җылылык хисләре белән искә алалар.
Гадәти булмаган идеяләрнең берсе-суыткычка магнит әзерләү. Моның өчен кирәкле детальләрне үлчәме һәм формасы буенча кисеп алалар. Иң гади вариант-капчык материалы куллану. Нигез итеп капчык һәм пенопласт кисәге алына. Бу чыннан да эксклюзив әйбер алырга мөмкинлек бирә торган бик мавыктыргыч техника. Эш тәмамланганнан соң, фрагментларны тоташтырып, үзен теләгеңчә бизәргә була. Бу һәр кешегә кызыклы булган иҗади һәм мавыктыргыч процесс.
Мастер-класста катнашучылар капчыктан үзенчәлекле магнитик ясадылар һәм аны кәгазьдән ясалган чәчәкләр белән бизәделәр. Белгеч аңлаешлы итеп эшләү тәртибен аңлатты. Әлеге техника буенча әзерләнгән эшләнмәләрне дә күрсәтте. Эш барышында социаль хезмәт алучылар иҗат процессыннан ләззәт алдылар.
Мастер-класста биш кеше катнашты