Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында 8 Мартка открыткалар әзерләү

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

8 мартта җылы яз көнендэ хатын-кызлар бәйрәме уткәрелә. Бу көнне һәр ир-ат үзләренең туганнарын һәм яраткан хатын-кызларын сөендерергә һәм шаккатырырга омтыла. Хатын-кызлар да читтә калмый. Открыткалар бүләкнең мөһим детале булып тора. Аларда җылы теләкләр язарга мөмкин.

Җәлил картлар йортында да социаль хезмәт алучылар тәрбияче Гаязетдинова Резеда җитәкчелегендә матур открыткалар ясадылар.

Максат: үз куллары белән открыткалар ясау.

Бурыч: -сәнгать иҗатына кызыксыну уяту;

- открыткалар ясарга өйрәтергә.

Интернатта яшәүчеләр төсле кәгазьдән детальләрне кисеп, кәгазь битенә ябыштырдылар. Бу эш өлкәннәрдән игътибар, пөхтәлек таләп итә. Яшәүчеләр тырыштылар һәм нәтиҗәдә открыткалар матур килеп чыкты. Мондый бүләк һәркемнең күңеленә туры киләчәк һәм күп еллар сакланачак, чөнки анда күңелнең бер өлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International