ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Патриотик тәрбия кысаларында “Без Җиңү оныклары” программасын гамәлгә ашыру максаты белән үзәк китапханәдә  Мамадыш  муниципаль районының “Надежда” приюты балалары белән әфганчылар очрашуы оештырылды

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында “Гашыйклар көне” үтте.

Алабуганың «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләре Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган чара оештырды. 

«Без бергә"

«Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар өчен музыкаль уеннар уздырыла. Музыка балаларның  фикеренә уңай йогынты ясый. Балалар зур сизгерлеккә ия, шуңа күрә өлкәннәр белән чагыштырганда, музыканы нәтиҗәлерәк кабул итәргә сәләтле.  Ә балалар өчен музыкаль уеннар шул рәвешле бай көйләр дөньясына күпер булып тора.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә 15 февральдә ел саен үткәрелә торган әфган сугышында һәлак булучыларны искә алу көненә багышланган чара үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәренең "ПрофПлюс" өстәмә һөнәри белем бирү буенча шәхси белем бирү учреждениесе белгечләре Сарман  районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендәге яңа эшкә кергән социаль хезмәткәрләр өчен "Медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү" программасы буенча укыту уздырдылар.

  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең  яңа кабул ителгән социаль хезмәткәрләре уку курсын үтеп,  уку барышында алган теоретик белемнәрен практик эшләрендә кулланачаклар.

 

2019 елнын 13 нче февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәргә хезмәт терапиясе буенча инструктор тарафыннан киптерелгән чәчәкләрдән һәм яфраклардан панно  ясау буенча мастер-класс үткәрелде.  Бу  чара өлкәннәргә  үзләренең иҗади сәләтләрен һәм идеяләрен тормышка ашыру максатыннан оештырылды.

Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Татарстан Республикасында «ЛУКОЙЛ» ААҖ  үткәргән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында «Спорт» номинациясендә   “Әлки скандинавлары клубы"проекты белән  җиңү яулады.   

Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында " куркынычсызлык мәктәбе» программасы үткәрелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International