Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Социаль хезмәткәрләр укуы”

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "ПрофПлюс" өстәмә һөнәри белем бирү буенча шәхси белем бирү учреждениесе белгечләре Сарман  районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендәге яңа эшкә кергән социаль хезмәткәрләр өчен "Медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү" программасы буенча укыту уздырдылар.

  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең  яңа кабул ителгән социаль хезмәткәрләре уку курсын үтеп,  уку барышында алган теоретик белемнәрен практик эшләрендә кулланачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International