Откан суммага скандинавия таяклары, ноутбук сатып алынды.
Өлкәннәргә скандинавия таяклары белән йөрү бик файдалы, чөнки ул кан әйләнешен яхшырта. Барлык буыннар да күнегүдә катнашканга скандинавия йөреше гаҗәеп буын гимнастикасы да булып тора.
Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечләре hәм социаль хезмәткәрләр Татар Борнае һәм Чуаш Борнае авылында социаль хезмәт алучылар белән берлектә скандинавия йөреше техникасы буенча укулар үткәрделәр. Барлыгы 14 кеше катнашты. Беренче дәрестә үк әбиләр һәм бабайлар ышанычлы адымнар белән күңелле әңгәмәне дәвам итеп атлый башладылар. Күнегүдә катнашучылар барысыда канәгать калды. “Әлки скандинавлары” клубы алдагы көннәрдәдә эшен дәвам итәчәк.