«Без бергә"

2019 елның 15 феврале, җомга

«Без бергә"

         Социаль хезмәт алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә яңа программалар һәм технологияләр тормышка ашырыла.

 «Без бергә" клубына 20 инвалид бала йөри.  Бу клубта чараларны үткәрүнең төп максаты - балигъ булмаганнарның адаптив тәртибен формалаштыру. Клуб эшчәнлеге  балаларның иҗади сәләтләрен ачыклауга, коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә, гадәти булмаган балаларны социальләштерүгә юнәлдерелгән.

         Социаль педагоглар мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен тернәкләндерү чаралары үткәрә:

Уен белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә 7 баланың сүз запасы артты, алар  күбрәк аралаша башладылар, яңа дуслар таптылар.  Арттерапия дәресләре 9 балага пумала, карандашлар, бармак белән рәсем ясау күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирде. Рәсемне кәгазьдә генә түгел, клеенкада да, комда да ясау мөмкинлеге барлыгын белделәр (уен бүлмәсен бизәүдә катнаштылар).

         Бу чара кысаларында 15 балигъ булмаган бала кул астындагы материаллар (төймәләр, ташлар, салфеткалар, яфраклар, тоз, фетр) кулланып уенчыклар, сувенирлар, картиналар ясау күнекмәләрен алды.

         Балигъ булмаганнар «Открытие» «Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык конкурсы"нда катнаштылар һәм призлы урыннар яулап, дипломнар, мактау грамоталары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International