ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 15 маенда Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән Халыкара Ышаныч телефоны көненә багышланган, «Минем имин дөнья» программасы кысаларында «Ышаныч телефоны ничек эшли?» дигән темага төркемле чара үткәрде.

Чараның максаты һәм бурычлары балигъ булмаганнарга аноним психологик ярдәм күрсәтү хезмәте турында мәгълүмат бирү, авыр тормыш шартларында эмоциональ ярдәм алу ресурсларын билгеләү, авыр хәлдә уңай хәл итү сәләтен формалаштыру һәм карар кабул итү күнекмәләре булдыру иде. Чара ахырында Ышаныч телефоны номеры язылган кәгазьләр таратылды.

Халыкара гаилә көне кысаларында «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «гаилә бәхете серләре»дигән чара узган.

Дүрт гаилә-дүрт тату команда җыелган тамашачыларга үзенең шәҗәрәсе тарихын тәкъдим итте, буяулар белән үзләренең ата-бабалары, аларның 1939 елгы совет-Финляндия сугышы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы казанышлары һәм батырлыклары турында сөйләделәр. Һәр команда үзенең генеалогик борынгы тарихын күрсәтте, ә Мочковлар гаиләсе хәтта борынгы Русь чорында үз тарихын башлаган княжеский нәселенең фамилияле гербы турында да сөйләде.

Бәйрәмдә үзенең шәҗәрәсен тәкъдим иткән «Здравушки» гаиләләре муниципаль архив идарәсеннән «Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты" муниципаль учреждениесе конкурсында катнаштылар. Шул уңайдан катнашучыларны сәламләргә генеалогик характердагы запросларны үтәү бүлеге баш архивчысы Габдрахимов Рамил Әскатович килде. Ул конкурсантлар башкарган эшне лаеклы бәяләде, командаларга җиңү теләде һәм үз иленең, гаилә һәм ерак ата-бабаларыбызның тарихын ничек истә тотарга кирәклеге турында сөйләде.

Матур презентацияләрдән тыш, командалар музыкаль номерлар әзерләделәр, кулинария сәнгатендә үзләренең казанышларын күрсәттеләр. Барысы да ныклы, сәламәт гаилә булдырырга мөмкинлек бирүче серләре белән уртаклаштылар. Бәйрәмнең һәр тамашачысы катнашкан күңелле конкурслардан башка да узмады.

Чара җылы, дустанә шартларда узды һәм «Здравушкага” йөрүче гаиләләр турында видеофильм белән тәмамланды. Анда катнашкан һәркем тернәкләндерү процедураларын алга таба узу өчен яхшы кәеф күтәренкелеге алды.

Бүген, 15нче майда Мамадыш районының "Забота "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Минекаева Елена, мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Саттаров Зөфәр апаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

15 май көнне Сарабикол авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток – Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» белгечләре Халыкара гаилә көне уңаеннан «Мәхәббәт һәм тугрылык – ныклы гаилә нигезе» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Чарада Сарабиккол авылы халкы һәм социаль хезмәт алучылар катнашты.

Халыкара гаилә көне

Нәрсә ул гаилә?  Гаилә - ул безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, чонки гаилә – ин якын һәм кадерле кешеләр, без аларны яратабыз, алардан үрнәк алабыз, алар турында кайгыртабыз.

 “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе музыка җитәкчесе Городилова Н. Г.,  тәрбияче Гыйләҗетдинова Г. Р кызлар һәм малайлар, шулай ук аларның әти-әниләре, бу бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләрен тоярга тиеш, дигән карарга килделәр. Гаилә иҗатын һәм гаилә белән үзәк арасындагы хезмәттәшлекне үстерү максатыннан, педагоглар 15 май көнне әлеге искиткеч көнгә багышланган бәйрәм үткәрделәр, анда балаларга гаилә турында табышмакларга җавап бирергә аларның әниләре  ярдәм иттеләр.

Бәйрәм ахырында барлык кешеләрнең өйләре көн саен җылы һәм яктылык белән тулсын дигән теләк әйтелде. Әгәр гаиләне үзгәрешләр көтә икән — алар яхшы якка гына булсын, һәм, һичшиксез, һәркайсыбызны сөендерсен!

2019 елның  15 маенда  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды.

Балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм актив тормышка кызыксыну уяту максатыннан, 2019 елның 15 маенда Әтнә муниципаль районының Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт чарасы  үткәрделәр. Чарада аз керемле һәм куп балалы гаиләләрдән яшүсмерләр катнашты, шулар арасыннан 5 се бүлекчәдә исәптә торучы. Ярышның спонсоры Казан шәһәренең “Наз” хәйрия фонды булды. Фондның президенты Нурания Фердобай кызы барлык катнашучыларга баллы призлар һәм спорт инветарьлары өләште.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” кунакта  Әлмәт дәүләт нефть институты

2019 елның 15 май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна гаилә көне уңаеннан индивидуаль формада табигатьтә «Тузганактан тәкыя » үрергә өйрәтте.

Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәр кеше тормышында гаилә - иң кадерлесе, иң мөһиме булып кала бирә, чөнки тулы гаилә аркылы без якыннарыбызның җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоябыз. Яшьтән үк гаилә аша мәхәббәт һәм җаваплылык, тырышлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Халыкара гаилә көне алдыннан “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар арасында «Минем гаиләм» дигән темага рәсем бәйгесе үткәрделәр. Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: СЯУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International