“Астра” тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның  15 маенда  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды.

Чара башында “Барысы да гаиләдән башлана” дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Чараның максаты балаларны өлкәннәр белән әдәпле аралашырга, гаилә традицияләрен өйрәтү, гаиләгә карата сакчыл мөнәсәббәт тәрбияләү иде.

Чара барышында җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар, Шакурова Елена “Гаилә- ул ...” дигән шигырь сөйләде.

Чара ахырында ата – аналарга “Бала тәрбияләү гаиләдән башлана”дигән буклетлар тараттылар.

Чара барысына да уңай тәэсирләр калдырды һәм бик күңелле булды. Тәрбияләнүчеләр күңелендә бәхет ул  тату, ышанычлы һәм ныклы гаиләдә төзелә дигән иң мөһим фикер калды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International