Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында гаилә көне уңаеннан «Тузганактан тәкыя» үрү.

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Максат: тузганак усемлеге белән таныштыру, кул чукларын ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Катнашучылар: 3 бала. 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Балаларны бәйрәм белән таныштыру максатыннан, без алар белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Экскурсия вакытында тәрбияче балаларны тузганак чәчәге белән таныштырды, үзлекләре турында аңлатты. Тузганак- ул дару үләне. Апрель ахырыннан башлап май ае дәвамында чәчәк ата. Бу үсемлекне күп җирдә очратырга мөмкин. Безнең интернат территориясендә дә бу чәчәк бик күпләп үсә. Экскурсиянең икенче өлешендә балалар тәрбияче ярдәме белән чәчәкләр җыеп, күзәтүләр алып бардылар. Соңыннан җыелган чәчәкләрдән тәкыяләр үреп, үзләре тудырган иҗади матурлыкка сокландылар. Шөгыль индивидуаль формада табигатьтә, файдалы һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International