Халыкара гаилә көне
Нәрсә ул гаилә? Гаилә - ул безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, чонки гаилә – ин якын һәм кадерле кешеләр, без аларны яратабыз, алардан үрнәк алабыз, алар турында кайгыртабыз.
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе музыка җитәкчесе Городилова Н. Г., тәрбияче Гыйләҗетдинова Г. Р кызлар һәм малайлар, шулай ук аларның әти-әниләре, бу бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләрен тоярга тиеш, дигән карарга килделәр. Гаилә иҗатын һәм гаилә белән үзәк арасындагы хезмәттәшлекне үстерү максатыннан, педагоглар 15 май көнне әлеге искиткеч көнгә багышланган бәйрәм үткәрделәр, анда балаларга гаилә турында табышмакларга җавап бирергә аларның әниләре ярдәм иттеләр.
Бәйрәм ахырында барлык кешеләрнең өйләре көн саен җылы һәм яктылык белән тулсын дигән теләк әйтелде. Әгәр гаиләне үзгәрешләр көтә икән — алар яхшы якка гына булсын, һәм, һичшиксез, һәркайсыбызны сөендерсен!