Бороздина Наталья Василий кызы 1998 елның 1 июненнән "Чирмешән муниципаль районында "Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көндә ул 5 социаль хезмәт алучыга хезмәт күрсәтә.
2019 елның 21 июнендә дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, «Шатлык» үзәге белгечләре Зәй муниципаль районында "наркотикларга каршы акция кысаларында" Наркотикларсыз тормыш» дигән дәрес тибындагы чара үткәрде.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Яңа Кырлай авылына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар, Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында булдылар.
Һөнәри юнәлеш бирү эше буенча «Хезмәт шатлык китерә» программасын тормышка ашыру кысаларында, тәрбияче Әлфинә Сәмигуллина һәм педагог-психолог Гөлназ Юнысова җитәкчелегендә шәһәрнең янгын бүлегенә экскурсия оештырылды.
2019 елның 27 июнендә «Перекресток» социаль адаптация үзәгендә төркемле чара социаль программа "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» кысаларында янгын куркынычсызлыгы темасына 12 социаль хезмәт алучылар белән документаль фильм карау «Янгында» үткәрелде. Чараны хезмәт буенча инструктор Рафиков А. Д. оештырылды.
2019 елның 27 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Өйдә үзем генә” дигән темага шөгыль булып узды.
«Мин – гражданин, Мин – патриот» программасын тормышка ашыру кысаларында «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәт алучылары, балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, Ватанга аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, аның үткән, бүгенге һәм киләчәк Тарихи кыйммәтләргә нигезләнгән яш үсмерләр өчен чара оештырылды.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен “Куллар белән гимнастика ясау” дигән темага мастер-класс үткәрде.
Ашамлыкларның сыйфатлы булуы - кеше сәламәтлеген саклауның төп факторларының берсе.