Бороздина Наталья Василий кызы 1998 елның 1 июненнән "Чирмешән муниципаль районында "Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көндә ул 5 социаль хезмәт алучыга хезмәт күрсәтә.
Социаль хезмәткәргә барлык күңел җылысын бөтен кешегә тигезләп бүләргә кирәк, үзе хезмәт күрсәтүче өлкәннәрне дә үпкәләтмәскә; үз гаиләңә дә җиткерергә кирәк. Физик эшне дә байтак башкарырга туры килә. Төрле тармакларда белемең, тәҗрибәң булу да зарур.
Үзе хезмәт күрсәтүче өлкәннәргә кибеттән азык-төлек сатып алганда аларның нинди ризыклар яратуларын, аларга кайсы ризыкның яраганлыгын-ярамаганлыгын да истә тоту бик мөһим. Социаль хезмәткәрнең аралашу манерасы, тышкы кыяфәте, кием-салымына да таләпләр зур.
21 ел эшләү дәверендә Наталья Василий кызы әлеге таләпләрне бик яхшы үзләштергән. Ул һәркемнең күңеленә юл таба белә.
Н.Бороздина күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы халкын социаль яклау өлкәсендәге казанышлары өчен 27 июньдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасы премьер-министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.