Өлкән төркем балалары өчен экскурсияне «ТР буенча ОФПС 15 " ФГКУ 121 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Руднев Павел үткәрде. Яшүсмерләр машинада насос барлыгын, аның ярдәмендә машина йөртүче сунны хәтта ачык сулыктан да алып сиптерә алуын белделәр.Балалар махсус техника –янгын сүндерү машиналары урнашкан ангарда булдылар. Янгын сүндерү аппараты, янгын җиңсәсе һәм янгын сүндерүчеләргә кирәкле коралларны кулану тәртибе белән таныштылар. Барлык балалар да янгын сүндерү машинасы руле артында утырып карады.
Мондый экскурсияләр һәр балага янгын килеп чыгу сәбәпләре,шулай ук ут белән сак эш итү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгытырга, әяшүсмерләргә янгын сүндерү һөнәре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.