“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Куллар белән гимнастика ясау» дигән темага мастер-класс

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

 

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Куллар белән  гимнастика ясау” дигән темага мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: кул бармакларындагы буыннар авыртуын киметү буенча профилактика.

Мондый гимнастика куллар өчен кешеләргә, бигрәк тә артроз, артрит кебек авыруның үсешен һәм кискенләшүен булдырмый калырга ярдәм итә. Хәрәкәтләр салмак һәм әкрен булганда күнегүләрнең файдасы да күбрәк була. Белгеч, авыртулар көчәйгән очракта, күнегүләрне туктатырга киңәш итте.

Социаль хезмәт алучылар бармакларын өстәл кырларына куеп, куллар ярдәмендә күләгәдә образлар тудырып  уйнадылар. Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, баш авыртуы кимеде, күзаллау һәм  хыяллана белү сәләтләре көчәйде.

Чарада 11 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International