Чирмешәндә агулануга каршы чаралар үткәрелә

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

 Ашамлыкларның сыйфатлы булуы - кеше сәламәтлеген саклауның төп факторларының берсе. Азык-төлек продуктлары кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Ләкин бүгенге көндә ашамлыкларның сыйфаты зур глобаль проблемага әверелде. Җәй көннәрендә төрле азык-төлек белән агуланучылар саны бигрәк тә күбәя. Өлкән кешеләр еш кына сыйфатсыз продукция корбаны булалар. Шуңа күрә, «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре социаль хезмәт алучы 192 кешегә «Азык-төлек белән агуланудан ничек сакланырга" дигән белешмәләр һәм буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International