Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты”нда тәрбияләнүчеләр белән Татарстан гербы һәм әләменең килеп чыгышы турында призентацияләнгән әңгәмә үткәрелде.
Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 19 март көнне график нигезендә патронажда торучы гаиләләргә чыктылар һәм Шәрләрәмә башлангыч мәктәбендә дә булдылар. Мәктәптә балалар белән «Мозартика» уен программасы буенча үстерешле коррекцион шөгыль уздырдылар.
20 нче март 2019 нчы ел, чәршәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова эшче һөнәрләр елы кысаларында «Сәгать» әкият терапиясе буенча чара үткәрде.
Хатын-кызлар сәламәтлеге
2019 елның 20 марты
Табиблар мәгълүматларына караганда, бүген күпчелек хатын-кызларда мастопатиянең, ким дигәндә, башлангыч симптомнары бар. Әмма барысы да бу авыруның үсеше иң авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген, җитди, шул исәптән онкология авырулары барлыкка килү өчен фон булырга мөмкин икәнен белми. Шуңа күрә һәр хатын-кызга мастопатия билгеләрен, аны профилактикалау һәм дәвалау ысулларын белергә кирәк. Бу хакта бүген Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортының шәфкать туташы Шилова Ольга Александровна социаль хезмәт алучыларга һәм хезмәткәрләргә җентекләп сөйләде. Шулай ук ул буклетлар, брошюралар да таратты.
2019 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендэ ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумыны утырышы узды.
19 нчы март 2019 нчы ел., сишәмбе
2019 нчы елның 19 нчы мартында Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка
социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү
бүлекчәсе белгече Фәрхетдинова Алия социаль хезмәт алучылар белән Гауфның «Карлик
Нос» әкиятен уку» буенча тренинг үткәрде.
Эшче һөнәрләр елы кысаларында, Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арча аграр –сәнәгать көллиятендә булдылар.
Ел саен яз көне Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» приюты балалары үсентеләр өчен төрле чәчәк орлыклары чәчәләр.
Агымдагы елның 19 нчы мартында “Язгы яхшылык атналыгы” акциясе кысаларында “Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең” Дәүләт Автоном Учреждениесенең социаль тернәкләндерү бүлегендә гарденотерапия буенча “Яшел үсенте” исеме астында эш башкарылды.
Агымдагы елның 19 нчы мартында “Язгы яхшылык атналыгы” кысалыгында хезмәт инструкторы “Учтагы яхшылык” дип исемләнгән фетр материалыннан брошка әзерләү буенча күмәк формада чара уздырды.