Лениногорск муниципаль районында киңәйтелгән МСРК утырышы

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендэ ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумыны утырышы узды. Утырышта Баулы муниципаль районындагы «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының кабул итү бүлеге мөдире  һәм  белгече катнашты. Шулай ук утырышка әлеге социаль учреждениедә булган балаларның ата-аналары да чакырылган иде. Приют белгечләре тарафыннан анда яшәүче балаларның тормышы, эшчәнлеге һәм иҗади казанышлары турында тулы мәгълүмат бирелде. Лениногорск муниципаль районының МСРК әгъзалары үз чираттында ата-аналар белән үткәрелә торган тернәкләндерү чаралары турында сөйләделәр. Әти-әниләр балалар турында үз кичерешләре белән уртаклаштылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләдәге уңай үзгәрешләргә бәйле рәвештә якын арада бер баланы гаиләгә кире кайтару турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International