Арчаның "Өмет чаткысы" экскурсия в ГАПОУ “Арский промышленный профессиональный колледж»

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Эшче һөнәрләр елы кысаларында, Арчадагы  “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арча аграр –сәнәгать көллиятендә   булдылар. Көллият директоры Илдар Борһанович балаларны эретеп ябыштыручы, штукатур –маляр , геодезист һөнәрләре белән таныштырды,  экскурсия үткәрде һәм көллият тарихы белән таныштырды .  Педагог Фәим Ибраһим улы эретеп ябыштыру эше серләре белән таныштырды, һөнәрләрнең   җиңел түгеллеген, игътибарлылык  һәм төгәллек  кирәклеген белделәр.  Балалар эретеп ябыштыручы, штукатура – маляр һәм башка эшчеләрнең игътибарлылыгы һәм пөхтәлеге белән таныштылар. Экскурсия барышында балаларны кабул итү шартлары белән таныштырдылар, шулай ук көллият турында буклетлар тараттылар.  Үзәк белгечләре балалар белән һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирәләр, балаларны төрле һөнәрләр белән даими таныштыралар, аларга киләчәк профессияны сайларга мөмкинлек бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International