«Мозартика» уен программасы буенча мавыктыргыч сәяхәт

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Сарман  муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль   хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  19 март көнне график нигезендә патронажда торучы гаиләләргә чыктылар һәм Шәрләрәмә башлангыч мәктәбендә  дә булдылар.  Мәктәптә балалар белән «Мозартика» уен программасы буенча үстерешле коррекцион шөгыль  уздырдылар.

Мозартика – ул көчле уңай нәтиҗә бирә торган  рәсем сәнгатенең яңа төре, заманча оригиналь технология, үз эчке дөньяңа мавыктыргыч сәяхәт.

Шөгыль ахырында психолог һәм педагог,  балалар белән берлектә  эшнең нәтиҗәсен карадылар. Төзелгән сюжетта кулланылган төсләргә,  аның тулылыгына, эчтәлегенә  игътибар иттеләр.

«Мозартика» уен программасын кулланып уздырылган шөгыль  бәйләнешле сөйләм телен үстерергә, балаларның үзбәяләрен күтәрергә, төркемдә бергәләп эшләү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International