Россиядә бәйрәмнәр күп, әмма бу – иң төп бәйрәмнәрнең берсе. Халык бердәмлеге көне - күп гасырлык тарихы булган иң яшь бәйрәм.
Бүген 01.11.2019 көнне Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Интернат-йортта яшәүчеләр яшьлектә башкарган җырларын һәм музыкаль әсәрләрен бик теләп искә алдылар. Күңелле ял иттеләр.
Мөгаен, һәр кеше гөлҗимешнең ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында ишетеп беләдер. Традицион һәм халык медицинасында ул күптәннән һәм киң кулланыла. Гөлҗимеш җимешләренең кайнатмалары һәм төнәтмәләре күп кенә сырхауларны дәвалау өчен нәтиҗәле чара булып тора. Өстәвенә, елның салкын вакытында алар организмда витаминнар кытлыгын тулыландырырга мөмкинлек бирә.
Әнә шул гөлҗимеш җыю вакыты да җитте.
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар гөлҗимеш җыйды. Кыш көне алар гөлҗимешне чәйгә кушып төнәтмә ясап эчәлэр.
“Бердәм рух белән без көчле”
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” ндә 1 ноябрьдә Халык ара бердәмлек көненә багышланган “Бердәм рух белән без көчле”исемле тәрбиячеләр Мусина Н.Н., Полуэктова Л.В., Зарипова В.Ф., музыкаль чарасы уздырыдылар. Бәйрәмдә балаларга дәүләт гербы, флагы, халыкара дуслыгы турында сөләп алдылар. Шулай ук халык җырлары, моңнары, көйләре белән таныштырып үттеләр. Реабилитантлар “Түбәтәй”, “Кария-Закәрия” уеннарында актив катнаштылар. Мәҗелес ахырында узәкнең музеена сәяхәт ясадылар.
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре “Теремкәй” балалар бакчасында халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрделәр.
2019 елның 1 ноябрендә Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вафина Мөнирә Минһаҗетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Мөнирә Минһаҗетдин кызы озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул кызы гаиләсендә яши, дүрт бала тәрбияләп үстергән, дурт оныгы бар.
Бүген, 2019 елның 1 ноябрендә, «РАДУГА» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, Россия Федерациясе Финанс министрлыгының «Россия Федерациясендә халыкның финанс грамоталылыгын һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү «проекты кысаларында, өлкәннәр өчен» Бөтенроссия сакчыллык атнасы «һәм» балалар һәм яшьләр өчен финанс грамоталылыгының Бөтенроссия атнасы «кысаларында» көмеш яшьтәге «кешеләр өчен санлы финанс грамоталылыгы»дигән чара узды.
Березка реабилитацияляү үзәге хезмәткәре Шаймарданова Зинфира Тагировна спорт буенча шөгәлләнү “Буыннар гимнастикасын” уздырды.
Монда керэ : динамика буенча башны уңга һәм сулга әйләндерү,кул һәм аяк бармаклары белән өскэ һәм аска йөртү,аяк буының түгәрәк буйлап йөртү,муенны төрле якка бору, гәүдәне алга, артка, уңга һәм сулга йөртү.
Максаты : буыннарның эшләү көчен арттыру , аларны ныгыту , көч бирү, организмны алга таба җибәрү һәм авыртыну әзәйтү.
Барлыгы 20 кеше булды.
"Кәефне капкач белән бәйлибез»
Сихри ком»
Балаларның көтеп алган бәйрәме якынлаша – бу Яңа ел.