2019 елның 1 ноябрендә Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вафина Мөнирә Минһаҗетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 1 ноябре, җомга

2019 елның 1 ноябрендә Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вафина Мөнирә Минһаҗетдин  кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш»  җәмгыяте  директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

  Мөнирә Минһаҗетдин кызы озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул кызы гаиләсендә яши, дүрт бала тәрбияләп үстергән, дурт оныгы бар.

   

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International