Балаларның көтеп алган бәйрәме якынлаша – бу Яңа ел. Әмма, кызганычка каршы, бу бәйрәмдә күп гаиләләр балалары теләгән бүләкне ала алмый. Бу вакытта үз ярдәмнәрен тәкъдим итәргә әзер булган, аларның язмышына битараф булмаган кешеләрнең ярдәмгә килүе күңелле хәл. «Альпари» хәйрия фонды иганәчеләре өчен бала күзләрендә чын шатлык күрү иң зур куаныч. Быел да авыр тормыш хәлендә булган 30 балага әлеге акциядә катнашырга тәкъдим ителде. “Родник” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләренең открыткалар ясау белән мәшгульлеге якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме атмосферасын тудырды.