Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты. Гөлҗимеш җыю.

2019 елның 1 ноябре, җомга

Мөгаен, һәр кеше гөлҗимешнең ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында ишетеп беләдер. Традицион һәм халык медицинасында ул  күптәннән һәм киң кулланыла. Гөлҗимеш җимешләренең кайнатмалары һәм төнәтмәләре күп кенә сырхауларны дәвалау өчен нәтиҗәле чара булып тора. Өстәвенә, елның салкын вакытында алар организмда витаминнар кытлыгын тулыландырырга мөмкинлек бирә.

Әнә шул гөлҗимеш җыю вакыты да җитте.

Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар гөлҗимеш җыйды. Кыш көне алар гөлҗимешне чәйгә кушып төнәтмә ясап эчәлэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International