ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

«Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Хузина Г.И. «Сарман FM» җирле радиосында чыгыш ясады.

Ул Россия Федерациясе Президентының “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы 204 санлы Указын (07.05.2018) тормышка ашыру кысаларында мөһим милли проектларның берсе — “Демография”  проекты  буенча районда алып барыла торган эшләр белән таныштырды, милли проектлар кысаларында халыкның социаль яклауга мохтаҗ төркеменә  ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.

    Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар белән күпьяклы эшчәнлек алып бара, шул исәптән, ата-аналар яман бәйлелеккә ия һәм алкоголь куллана торган патронат гаиләләр арасында сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.  

Социаль һәм медицина хезмәтләренә ихтыяҗ арту белән дәүләт тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты  озак вакытка карау системасы эшләнде. Системаның максаты булып өлкән буынның гомер озынлыгын арттыру һәм үлем санын киметү тора. Иң мөһиме-ул сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең ведомствоара хезмәттәшлеге.

2019 нчы елның 10 нчы декабрендә Россиянең хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 18 нче санлы социаль участокта 10 бала һәм яшүсмер өчен «Синоп кырыенда» дигән чара уздырды.

Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә «Минем туган көнемдә» дигән акция уздырдылар.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова «Җиңү волонтерлары» волонтерлар хәрәкәте белән берлектә «Дәүләт хезмәте» акциясе оештырдылар.

10 нчы декабрь көнне приютта тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының Милли музеенда узган " Туган тел" конкурсында катнашты.

Инвалидлар декадасы кысаларында «Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Чәчәк дөньясы» дигән мастер-класс уздырылды.

Аксубай муниципаль районының «Хыял» приютының пенсия алды хезмәткәрләре "Сәнгать-рәсмиләштерү эшләрен башкаручы" һөнәри белем бирү программасы буенча укулар уздылар

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре тарафыннан «Бакчачылык» хезмәт реабилитациясе кабинеты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән 15 бала өчен «Үләнче» дигән мастер-класс оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International