"Озак вакытлы карау системасы» КЦСОН "Тылсым"

2019 елның 13 декабре, җомга

Социаль һәм медицина хезмәтләренә ихтыяҗ арту белән дәүләт тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты  озак вакытка карау системасы эшләнде. Системаның максаты булып өлкән буынның гомер озынлыгын арттыру һәм үлем санын киметү тора. Иң мөһиме-ул сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең ведомствоара хезмәттәшлеге.

Татарстан Республикасының Кукмара районы озак вакытлы карау системасы буенча пилот территориясе булып тора. «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең” өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучы дүрт йөз егерме өч кешенең җитмеш алтысы, яше яки сәламәтлеге буенча, игътибарлырак карап торуга мохтаҗ, озак вакытлы карау системасы буенча хезмәт күрсәтүгә күчү планлаштырыла.  2019 елның агымдагы чорында Кукмара үзәк район хастаханәсеннән сигнал буенча социаль яклау булегенә унбер гражданның мәгълүматлары тапшырылды, аларның икесе өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул ителде. Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең өстенлеге  социаль хезмәтләрне  арттыру.

"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» эшләп килә. 2019 елда кырык социаль хезмәткәр һәм өч өйгә йөреп социаль хезмәт файдаланучыларның  туганнары белем алды.

                                    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International