Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә «Минем туган көнемдә» дигән акция уздырдылар.
Социаль-анимацион тамаша барышында туган көнен бәйрәм итүче янына «Белгеч», «Умка» һәм «Бяка» клоуннары килделәр. Тик «Бяка» клоунының бүләкне яшерүе һәм балалар биремнәрен үтәмичә, аны бирергә теләмәве ачыкланды. Клоуннар табышмаклар әйтештеләр, балалар һәм аларның әти-әниләре белән уеннар үткәрделәр, җырлар җырладылар, җылы теләкләр җиткерделәр, бүләк тапшырдылар. Өлкәннәр һәм балалар бәйрәм дөньясына чумдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Ата-аналар игътибар күрсәткәннәре һәм балалар өчен бәйрәм кәефе тудырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.