Кулдан чәчәкләп эшләнгән бизәнү әйберләре вакыт узган саен күбрәк популярлык ала. Инвалидлар декадасы кысаларында «Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Чәчәк дөньясы» дигән мастер-класс уздырылды. Максат: актив тормыш позициясен формалаштыру, баланың үз көченә ышанычын, мөстәкыйльлекне арттыру.
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен хезмәт терапиясе – баланың акыл һәм физик үсешендәге җитешсезлекләрне төзәтүнең алыштыргысы чарасы. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кәгазь, мамык, җеп һәм табигый материалдан матур эшләнмәләр ясау – мавыктыргыч һәм файдалы дәрес. Әлеге дәрес барышында балалар үзләренең тукымаларыннан иң гади чәчәкләр һәм өлгеләр ясарга өйрәнделәр. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.