Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре тарафыннан «Бакчачылык» хезмәт реабилитациясе кабинеты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән 15 бала өчен «Үләнче» дигән мастер-класс оештырдылар. Максаты: иҗади сәләтләрне һәм вак моториканы үстерү, баланың күзаллауларын киңәйтү һәм анда җаваплылык хисен үстерү.
Үләнче-кеше яки хайван рәвешендәге кечкенә генә тукымадан тегелгән фигура, аның эченә орлык тутырылган була, су сипкәннән соң тукыма аша үләннәр үсә башлый. Даими рәвештә су сибеп, өйдә махсус карау таләп итми торган чын яшел үләнче үстерергә мөмкин.
Мастер-классны үткәрү башында белгеч катнашучыларга моның нәрсә һәм ничек эшләнүен күрсәтте. Аннан соң һәр гаиләгә үләнче ясап карарга тәкъдим ителде. Белгечнең төгәл инструкциясенә таянып, һәр гаиләнең үз экоүләнчеге барлыкка килде. Балалар әти-әниләренә тырышып булыштылар: кирәкле материалларны (үлән орлыгы, энә һәм җепләр, пычкы чүбе, поднос һ.б.) әзерләделәр, аларның тышкы кыяфәтен уйлап таптылар һәм исем бирделәр.