Түбән Каманың "Веста" үзәгенең социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова "Әни+ бәби" клубы кысаларында 18 бала һәм аларның ата-аналары арасында "Куянкай" дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты-куянның тышкы кыяфәте һәм яшәү рәвеше үзенчәлекләре белән таныштыру, сүзлек запасын баету.
Нәниләргә һәм аларның әниләренә дәрескә куян килде. Ул үзе белән бик күп биремнәр алып килгән иде. Балалар аларның һәркайсында бик теләп катнаштылар. Тәкъдим ителгән яшелчәләр төшерелгән карточкалардан куян ниндиен ярата икәнен сайладылар. Аннан соң иң мөһим күнекмәләрнең берсе булган – предметларны үлчәме буенча аера белүгә юнәлдерелгән күнегү булды. Беренче чиратта баланы зур һәм кечкенә предметларны аерырга өйрәтергә һәм аларның кайсылары күбрәк яки азрак булуын күрсәтергә кирәк булды. Балалар әлеге бирене дөрес үтәделәр: зур куянга зур чыршы, зур кәбестә эләкте. Кечкенә куянга кечкенә экземплярлар бирелде. Кече яшьтәге балаларга сөйләмне һәм фикерләүне үстерү өчен, һәркемгә билгеле булганча, бармакларның вак моторикасын үстерергә кирәк. Шул максат белән сенсорикага юнәлдерелгән бирем тәкъдим ителде. Балалар куяннан чыршы янына килеп җиттеләр, ә чыршы артында аларга сюрприз итеп кишер әзерләнгән иде.