ТАССРның 100 еллыгына багышланган программаны тормышка ашыру кысаларында , Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арчадагы Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятендә урнашкан “Әлифба” музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев музей буйлап экскурсия үткәрде. Анда балалар татар телендәге беренче әлифба белән таныштылар, аның авторлары көллиятнең элеккеге укытучылары икәнлеген белделәр. Шулай ук, дөньяның алтмышлап төрле илләреннән алып кайтылган зур әлифбалар коллекциясен карадылар. Музей 1999 елдан бирле эшләп килә. Монда балалар төрле тарихи экспонатлар, мәктәп кирәк-яракларын, элек укучылар утырып укыган партаны, алар кигән мәктәп формасын һәм тагын күп әйберләр күрделәр. Алар беренче әлифбаны үз кулларында тотып, һәр битен кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр – аларга татар телен өйрәну буенча беренче дәреслеккә кагылышлы һәрнәрсә кызыклы иде.
Үзәк белгечләре әйтүенчә, мондый очрашулар балаларда туган телгә мәхәббәт, китап укуга кызыксыну тәрбияләүдә, тирә-якны танып-белүдә, сүз запасын арттыруда әһәмиятле чара булып тора.