Дөньяда булган иң изге, иң җылы, иң ягымлы сүзләрнең берсе булып әни сүзе тора! Бала иң күп кулланучы сүзләрнең берсе. Чөнки бу сүз ана кулының, ана сүзенең, ана күңеленең җылысын үз эченә ала.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында 2 нче санлы социаль участогында Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 12 бала арасында «Минем яраткан әнием» дигән чара үткәрде. Максат: шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын, кызларга карата хөрмәт хисен тәрбияләү, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, башка илләрдә бәйрәм традицияләре белән танышу.
Дәрес башында белгеч катнашучыларга 8 Март бәйрәме барлыкка килү тарихын сөйләде. Шулай итеп, балалар элегрәк хатын-кызларның тавыш хокукы, укырга хокукы булмаганлыгын белделәр. Хатын-кыз йорт хуҗалыгы белән генә шөгыльләнергә тиеш дип саналган. Бу аларга әлбәттә бик ошамый. Бервакыт хатын-кызлар җыелып, акция, забастовка оештырырга булганнар, анда үз хокукларын яклаганнар. Нәкъ менә шушы көн 8 Март көненә туры килә һәм калган хатын-кызлар өчен бәйрәм көне була. Күп кенә илләрдә яз бәйрәмен билгеләп үтәләр һәм һәр илнең үз традицияләре бар. Хәзерге көндә бу бәйрәмне без яз, мәхәббәт, матурлык бәйрәме буларак билгеләп үтәбез. Гаиләләрдә, традиция буенча, хатын-кызларны өй вазифаларыннан азат итәләр, сюрпризлар әзерлиләр, бүләкләр өләшәләр.
Ә чарага килгән балаларга әниләренә һәм әбиләренә бүләк итер өчен белгеч үз куллары белән открыткалар ясарга тәкъдим итте. Балалар бик теләп эшкә тотындылар һәм бераздан бүләк әзер дә булды.