ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре белән танышуны дәвам итәбез.

Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар еш кына психоэмоциональ проблемалар, турыдан-туры аралашу җитмәү, физик сәламәтлекнең торышы, гадәти яшәү рәвеше югалу белән очраша. Шул уңайдан Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Рухи сәламәтлек»технологиясе кертелде.

      2020 нче елның 17 нче мартында «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе программасын тормышка ашыру өчен һәм Татарстан Республикасы Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге тәкъдиме буенча яңа коронавирус инфекциясен профилактикау максатыннан Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар өчен саклагыч битлекләр әзерләү оештырылды.

Компьютерда  эшләргә өйрәнү

Хәзерге заманны компьютерсыз күз алдына да китереп булмый. Компьютер  кеше эшчәнлегенең бөтен өлкәсендә кулланыла: текст документларын булдыру һәм үзгәртү, таблицалар, рәсемнәр, видео, сайтлар  ясау. 

Зәй муниципаль районында "Демография" милли проектын һәм "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә Зәй районы үзәк хастаханәсенә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналарда йөртүне дәвам итә.

Зәй муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрү дәвам итә.

2020 елның 13 мартыннан күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы  үзәге белгечләре белән берлектә янгын турында хәбәр итүче автоном җиһазлар урнаштыру эшен башладылар.

4 нче санлы социаль участокта яшьләр арасында наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Римма Борисова 2020 елның 13 мартында 12 балигъ булмаган бала өчен «Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!” дип аталган чара үткәрде. Максат: хәзерге заманның төп проблемаларының берсенә игътибарны җәлеп итү, наркотик матдәләр куллануга тотрыклы җайланмалар булдыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

2020 елның 17 март Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан «Язгы хыяллар» иҗади дәрес Чара: Беренче яз чәчәкләре турында сынамаларны баету һәм кул моторикасын ныгыту, балаларда иҗади карашны үстерү.

2020 нче елның 13 нче мартында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Үсеш» клубы кысаларында «Әни өчен умырзаялар» дигән төркемле дәрес оештырды. Максат: эстетик хисләр, иҗади сәләтләрне, вак моториканы үстерү, аппликацион формада үзенең беренче чәчәкләр турында булган күзаллауларын гәүдәләндерә белү.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

                                                                                        Яңалыклар сайтына

    2020 нче елның унөченче мартында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль педагоглары Балык бистәсе районында урнашкан “Акчарлак” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәм Саба районында урнашкан” Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International