Зәй муниципаль районында "Демография" милли проектын һәм "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә Зәй районы үзәк хастаханәсенә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналарда йөртүне дәвам итә.
Бу 65 яшьтән узган һәр өлкән кеше диспансерлаштыруны вакытында узып, булган авыруларны иртә срокларда ачыклау һәм дәвалау һәм шул рәвешле озак еллар сәламәт яшәүгә ирешүне күздә тотып эшләнә.
Район медицина оешмаларына илтү буенча эш фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә алып барыла. Медицина тикшерүен үтүче барлык гражданнар да чыгу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтелә.
2020 елда план буенча торак пунктларда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк барлыгы 1816, шул исәптән 1 кварталда 454 кешене махсус машинада алып килү планлаштырыла.