Мамадыш районы "Забота" үзәгендә социаль хезмәт алучылар Инновацион технология "Душевное здоровье"

2020 елның 17 марты, сишәмбе

 

Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар еш кына психоэмоциональ проблемалар, турыдан-туры аралашу җитмәү, физик сәламәтлекнең торышы, гадәти яшәү рәвеше югалу белән очраша. Шул уңайдан Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Рухи сәламәтлек»технологиясе кертелде.

Социаль эш буенча белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр әлеге технологияне бик теләп кулланалар. Чөнки аның ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның эмоциональ хәле яхшыра, кәеф күтәрелә.

«Рухи сәламәтлек» технологиясе дәвалау физкультурасыннан һәм арттерапиядән торган дәресләр комплексын үз эченә ала. Хезмәткәрләрнең сүзләренә караганда, Дәресләрдән соң өлкән кешеләр көч-куәт тоеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International