2020 нче елның унөченче мартында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль педагоглары Балык бистәсе районында урнашкан “Акчарлак” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәм Саба районында урнашкан” Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына бардылар. Социаль педагоглар балигъ булмаганнарның эмоциональ-ихтыяри өлкәсен диагностикалау үткәрделәр. Шулай ук үз-үзеңә ышанычны арттыруга, эмоциональ киеренкелекне киметүгә һәм позитив үз-үзеңне тотышны үстерүгә юнәлдерелгән индивидуаль эш башкардылар.