Безнең горурлыгыбыз-ветераннарыбыз! Тыл хезмәтчәне - Коробицин Николай Михайлович.

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Коробицин Николай Михайлович - документлар буенча 1929 елның 10 ноябрендә, чынлыкта, ике ел элек, 1927 елның 4 гыйнварында Пермь өлкәсе Октябрь районы Югары Сарс авылында туа. Алар гаиләсендә 10 бала була. Сугыш башлангач әтисе һәм өлкән абыйлары фронтка китә. Балачак турында истәлекләр бик авыр – куркыныч ачлык һәм салкынлык. Сугыш вакытында «Тешевское»заводында эшли. 1945 елда Николай Михайлович фронтка китә. Сахалин, Курилыларны азат итә, Монголиядән Манчжуриягә кадәр хезмәт итә. Яралана, аннары хастаханәгә салына. Туган авылына кайта алмый, авыл юкка чыга. Документлар да шул ук вакытта юкка чыккан. Берүзе яши башлый. Тагын ачлык, салкынлык һәм авыр хезмәт.

Николай Михайлович өйләнгән, аларның уллары туа. Тик хатыны һәм улы да алга таба чирләрдән үләләр. Николай Михайлович ялгыз кала. Тимер юлында эшли. Һәрвакыт туры һәм гадел булуы белән горурлана. Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2014 елдан бирле яши.

Николай Михайлович волонтерлар белән бик теләп очраша, күргәзмәләр, музейларга йөри. Ветераннар белән яшьләр арасында диалог, кече буында үз иленә карата горурлык һәм хөрмәт хисен үстерергә мөмкинлек бирә, ә өлкән буын өчен мондый әңгәмәләр - хәтерне ныгыту, аның сакланышын күнегү, кәефне яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International