"Шатлык" приютында "Экстремизмга ЮК!"айлык кысаларында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән "терроризм һәм экстремизмны кисәтү" темасына мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты һәм бурычлары - үсеп килүче буынның җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү.
Балаларга "Россия террорга каршы!" дигән презентация күрсәтелде. Яшүсмерләр "терроризм", "экстремизм", "тотнаклар " төшенчәләре белән таныштылар. Төркемнәрдә эшләп, балалар террорлык акты янау очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, тотнаклыкка эләккән очракта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен үзләштерделәр.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты”.
2018 нче елның 8 сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р.балаларга саф һавада сәламәтлек сәгате үткәрде.
«Эктремизмга –Юк» декадасы кысаларында “Наз” үзәге психологы «Тормыш сугыш өчен түгел» дип исемләнгән профилактик дәрес үткәрде.
2018 нче елның 6 сентябрендә Нөнәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач районы “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова коррекция классында бала белән индивидуаль дәрес үткәрде.
2018 елның 7 сентябрендә “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бүлекчәдә исәптә торучы балалар белән “Экстремизмга – Юк!” ункөнлеге кысаларында «Терроризмга – Юк!» түгәрәк өстәле үткәрделәр. Чарада шулай ук Әтнә районы буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле дә катнашты. Чара барышында балаларга “Ничек теракт корбаны булмаска?” фильмы күрсәтелде һәм буклетлар өләшенде.
6 сентябрь, пәнҗешәмбе
Социль - реабилитация бүлегендә дәвалау күнегүләре инструкторы Рәмзия Сафиуллина “Син һәм синең сәләмәтлегең” дигән темага әңгәмә уздырды.
Бүген Алабуга шәһәренең “Ышаныч” социальярдәм күрсәтү үзәгендә “Карау-тәрбияләү мәктәбе”нең ачылышы булып узды
Җыр кичәсе В.И. Лебедев-Кумачның туунына 120 ел тулу уңаеннан
7 нче сентябрь 2018 нче ел
Яңа Чишмә интернат-йортында ВТЭК
7 нче сентябрь көнне Яңа Чишмә интернат-йортына Чистай шәһәренең 30 нчы филиалы медик – социаль экспертиза буенча белгечләр килеп киттеләр. Килү максаты - ИПР эшләү һәм төзәтүгә, шулай ук тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итүгә мохтаҗ инвалидларны ачыклау. Интернат-йорт персоналы тарафыннан килүчеләр өчен учреждение бинасы буенча экскурсия оештырылды.
Бүген Аксубай районы эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Сәхабетдинов Шамил Имаметдин улы, аның урынбасары, отставкадагы милиция майоры Вафин Илһам Ислам улы һәм Аксубай районы эчке эшләр бүлегенең полиция өлкән уполномоченные Нуруллин Айдар Минсәгыйт улы Федоровка картлар һәм инвалидлар йортында булдылар.